Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Мэликэ - Яфрак яңгыры (аранж.Марат Мухин) | Текст песни

Ашыктырдым бугай мин җәйләрне
Ашыктырдым бугай көзләрне.
Икәу бергә йөргән сукмакларда
Яфрак күмә безнең эзләрне.

Кушымта:
Юк, каласым килми минем көздә,
Кошлар белән китәм, ахыры.
Сагыш булып йөрәк ярасына
Шаулап ява яфрак яңгыры.

Агачлар да, күз яшьләре кебек,
Яфракларын коя бер мәлне.
Кайтыр идек икәү җәйләргә без,
Көтим микән синең килгәнне.

Кушымта:
Җилләр өзгән hәрбер яфрагы да
Үзәгемне минем өзәдер.
Мин түзәлмәм синсез бер минут та,
Синең йөрәк ничек түзәдер.

Мэликэ еще тексты


Другие названия этого текста
  • Мэликэ - Яфрак яңгыры (аранж.Марат Мухин) (0)
  • Мәликә - Яфрак яңгыры (0)
  • Мэликэ - Яфрак яңгыры (аранж.Марат Мухин) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-