Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Н. Нигъматуллин - "Тип, йөрәгем" | Текст песни

Якты кояш җиргә нурлар сибә,
Болыннар да чәчәккә тулган.
Еллар үтә,йөрәк бик тын тибә,
Дуслар китә мәңгелек юлга.

Тип,йөрәгем,бер дә туктама син,
Нинди матур җирдә таң ата.
Көннәремне төнгә бутама син,
Бу дөньяны мин бик яратам.

Тормышның да була төрле чагы,
Агы була,була карасы.
Матур язлар килде безгә тагын,
Тик басылмый йөрәк ярасы.

Зәңгәр күктә йөзгән тулган ай да
Җиргә сибә якты нурларын.
Йөрәк моңнарымны җырга салып,
Сезне сагынып җырлыйм, дусларым.

Н. Нигъматуллин еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-