Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Нәфкәт Нигматуллин - Өзгәләнә җаным | Текст песни

Өзгәләнә җаным

Өзгәләнә җаным,
Өзгәләнә тагын.
Телгәләнә йөрәк, теленә.

Өзелергә торган
Сары яфрак сыман
Кереп барам гомер көзенә.

Көзге яфрак сыман
Сагыш белән тулган
Язмышларга ничек түзәсе?!.

Берсен-берсе өзелеп,
Өзелеп сөйгәннәрнең
Бәхетләре булмый, күрәсең.

Өзгәләнә җаным,
Өзгәләнә тагын.
Нәрсә җитми икән бу җанга?!.

Әллә сине өзелеп,
Өзелеп яратканга,
Әллә гомер синсез узганга.

Нәфкәт Нигматуллин еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-