Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Нәфкать Нигмәтуллин - Рәнҗеп ятмыйсызмы? | Текст песни

Авыл башында зиратка
Кайткан саен туктыймын.
Үткәннәрне искә алып
Сөйләшәмен, тыңлыймын.

Кайттым әле, хәлегез ничек?
Әйдәгез, кайтмыйсызмы?
"Киттеләр дә, оныттылар" дип,
Рәнҗепләр ятмыйсызмы?

Әйтче, әнием, күренәме
Туганнар, авылдашлар?
Анда ничекләр яшиләр
Изгеләр, ялгышканнар?

Кайттым әле, хәлегез ничек?
Әйдәгез, кайтмыйсызмы?
"Киттеләр дә, оныттылар" дип,
Рәнҗепләр ятмыйсызмы?

Сау бул авылым, газиз әнием,
Туганнар, дус-ишләрем.
Тыныч йоклагыз, борчылмый,
Эшләрем күп, китәмен.

Кайттым әле, хәлегез ничек?
Әйдәгез, кайтмыйсызмы?
"Киттеләр дә, оныттылар" дип,
Рәнҗепләр ятмыйсызмы?

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Видео
Нет видео
-