Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Назифа Кадырова - Ләйсән ямғыр | Текст песни

Ләйсән яңгыр
Категория: Мәхәббәт Рим Хәсәнов көе Абдулхак

Исеңдәме, без очраштык язгы аланда,
Көмештәй сибәләп кенә яңгыр яуганда.
Яуды яңгыр, тәүге яңгыр,
Иң шифалы ләйсән яңгыр,
Ләйсән яңгырдай күңелгә
Бер көлде шат җыр.

Тылсымлы шушы җыр, ургылтып исемне,
Сагынып кабатлый гел синең исемне.
Ләйсән яңыр яуганда,
Сине уйлап һаман да,
Ай, өзелә минем үзәгем,
Дәваларын тапчы гүзәлем.

Котлап каршы алган мәлдә ләйсән яңгыры,
Тагы да дәртлерәк тибә йөрәк тамыры.
Кыңгыраулы ләйсән яңгыр,
Чыңгыраулы ләйсән яңгыр,
Яшәрткеч саф мәхәббәткә
Багышлый ул җыр.

Тылсымлы шушы җыр, ургылтып исемне,
Сагынып кабатлый гел синең исемне.
Ләйсән яңыр яуганда,
Сине уйлап һаман да,
Ай, өзелә минем үзәгем,
Дәваларын тапчы гүзәлем.

Күк Уралга күкрәп килсә ләйсән яңгыры,
Кавышу көткән өметемнең балкый ак нуры.
Яз китерә ләйсән яңгыр,
Наз китерә ләйсән яңгыр,
Янып көйгән гашыйкларга,
Бүләк итә җыр.

Тылсымлы шушы җыр ургылтып исемне,
Сагынып кабатлый гел синең исемне.
Ләйсән яңыр яуганда,
Сине уйлап һаман да,
Ай, өзелә минем үзәгем,
Дәваларын тапчы гүзәлем.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Видео
Нет видео
-