Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Назлы гөл (AiFaRa) - Ярату (слова Р.Галимов) | Текст песни

Ярату.

Энҗе нурлар яуды безнең юлга,
Санадык без күктән йолдызлар…
Бәгырьләрне телеп парлар үтте,
Еламсырап калды ялгызлар!
Ник белмәдек икән кадерләрен
Бергә булган якты мизгелнең?
Ник ачмадым сиңа йорәгемне,
Хисләремне ник соң сизмәдең?

К.: Мөмкин идеме соң яратырга
Безгә бәхет килгән чагында?
Су буена төшсәм, парсыз аккош
Берьялгызы канат кагына…

Бүләк чәчәкләрең күптән шиңде,
Йолдызлар да инде сүрелде…
Су буйларын ташлап аккош китте,
Арабызга сагыш үрелде…
Бергә йөргән сукмаклардан хәзер
Җилләр генә йөгереп узадыр…
Син яшәгән якка кошлар китә…
Тавышлары үзәк өзәрлек!

К.: Өмет утым сүнми йөрәгемдә,
Яшим әл дә сине яратып…
Уем белән мин гел синең янда,
Сөюемне булмый аңлатып!

Ришат Галимов Март, 2000.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-