Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Нафкат Нигматуллин - Сиңа тагын мин бер киләм әле (Наҗар Нәҗми сүзләре, Рим Хәсәнов музыкасы) | Текст песни

Утлар сүнде, йолдызлар да сүнде,
Таң нурында йөзә болытлар,
Сүнсә сүнсен утлар, йолдызлар да, –
Миндә әле сүнмәс өмет бар:

Кушымта:

Сиңа тагын мин бер киләм әле,
Йолдызларда минем эшем юк.
Сине тагын мин бер күрәм әле, –
Синнән башка сөяр кешем юк,
Юк, юк...

Якты көнем якты түгел төсле,
Ябык төсле ачык капкалар,
Барсы да шат, бәхетлеләр төсле
Миннән башка, миннән башкалар.

Кушымта.

Йолдызлар да кабат кабындылар,
Кабат янды утлар өйләрдә.
Януларым-көюләрем белән,
Алмаштырып төнне көннәргә

Кушымта.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-