Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

НАфкат нигматуллин - тип йорагем | Текст песни

Якты кояш җиргә нурлар сибә,
Болыннарга чәчәкләр тулган.
Еллар үтә, йөрәк бик тын тибә,
Дуслар китә мәңгелек юлга.

Тип йөрәгем, бер дә туктама син,
Нинди матур җирдә таң ата.
Көннәремне төнгә бутама син,
Бу дөңьяны мин бит яратам.

Тормышның да була төрле чагы,
Агы була, була карасы.
Матур язлар килде безгә тагын,
Тик басылмый йөрәк ярасы.

Тип йөрәгем, бер дә туктама син,
Нинди матур җирдә таң ата.
Көннәремне төнгә бутама син,
Бу дөңьяны мин бит яратам.

Зәңгәр күктә йөзгән тулган ай да
Җиргә сибә якты нурларың.
Йөрәк моңнарымны җырга салып,
Сезне сагынып җырлыйм дусларым.

Тип йөрәгем, бер дә туктама син,
Нинди матур җирдә таң ата.
Көннәремне төнгә бутама син,
Бу дөңьяны мин бит яратам.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-