Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Нафкат Нигматуллин - Узган гомер | Текст песни

Без бу җиргә ике килмәгәнбез,
Һәрберебез бердәнбер генә.
Мәхәббәтнең үзе шикелле без,
Самими дә, саф та, серле дә.

Узсын, әйдә, узган гомер
Кабатланмасын.
Тик күңелләр канатлансын,
Канат талмасын.
Талмасын канатларыгыз,
Талмасын әле.
Бүгенге көн үкенечкә
Калмасын әле.

Үкенмәек гомер узганына,
Үтсә үтсен яшьлек еллары.
Безнең гомер авыр булса булды,
Үкенерлек гомер булмады.

Узсын, әйдә, узган гомер
Кабатланмасын.
Тик күңелләр канатлансын,
Канат талмасын.
Талмасын канатларыгыз,
Талмасын әле.
Бүгенге көн үкенечкә
Калмасын әле.

Үткән көннәр күптән үткән инде,
Ә киләчәк тора күз терәп.
Безнең бәхет — нәкъ бүгенге көндә,
Нәкъ бүгенге көнгә без кирәк.

Узсын, әйдә, узган гомер
Кабатланмасын.
Тик күңелләр канатлансын,
Канат талмасын.
Талмасын канатларыгыз,
Талмасын әле.
Бүгенге көн үкенечкә
Калмасын әле.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Габдельфат Сафин "Уфалла арбасы".mp4 Габдельфат Сафин "Уфалла арбасы".mp4
    Шул узган көннәргә үрелеп Гомерләр тын гына агалар. «Уфалла» арбасы — йөрәгем ярасы. Чокырлы юллардан ерак ла барасы.