Без бу җиргә ике килмәгәнбез,
Һәрберебез бердәнбер генә.
Мәхәббәтнең үзе шикелле без,
Самими дә, саф та, серле дә.
Узсын, әйдә, узган гомер
Кабатланмасын.
Тик күңелләр канатлансын,
Канат талмасын.
Талмасын канатларыгыз,
Талмасын әле.
Бүгенге көн үкенечкә
Калмасын әле.
Үкенмәек гомер узганына,
Үтсә үтсен яшьлек еллары.
Безнең гомер авыр булса булды,
Үкенерлек гомер булмады.
Узсын, әйдә, узган гомер
Кабатланмасын.
Тик күңелләр канатлансын,
Канат талмасын.
Талмасын канатларыгыз,
Талмасын әле.
Бүгенге көн үкенечкә
Калмасын әле.
Үткән көннәр күптән үткән инде,
Ә киләчәк тора күз терәп.
Безнең бәхет — нәкъ бүгенге көндә,
Нәкъ бүгенге көнгә без кирәк.
Узсын, әйдә, узган гомер
Кабатланмасын.
Тик күңелләр канатлансын,
Канат талмасын.
Талмасын канатларыгыз,
Талмасын әле.
Бүгенге гомер үкенечкә
Калмасын әле.
♫Нафкат Нигматуллин еще тексты
Другие названия этого текста
♫Нафкат Нигматуллин - Узсын гомерлэр (1) НАФКАТ НИГМАТУЛЛИН - УЗГАН ГОМЕР (0) Ризван Хакимов - Узсын гомер ( М.Кабиров суз. Р.Хакимов кее) (0) Нафкать Нигматуллин - Узсын эле узган гомер (0) Айнур Исканьяров - Уҙған ғүмер (0)
Оценка текста
Как вам текст?
1 out of 5
2 out of 5
3 out of 5
4 out of 5
5 out of 5
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1