Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Нафкат Нигматуллин - Уфа каласы ни өчен матур? | Текст песни

Уфа каласы ни өчен матур?
Беләм, дускаем, беләм серләрен:
Мин синең белән йөрим урамда,
Миңа елмая синең күзләрең.

Карасаң миңа,
Елмайсаң миңа,
Син дә бик матур,
Уфа да матур,
Бик матур дөнья!

Таудан тауларга кояш күченә,
Сиңа да миңа балкый шикелле.
Салават батыр корыч атында
Сине дә мине саклый шикелле.

Карасаң миңа,
Елмайсаң миңа,
Син дә бик матур,
Уфа да матур,
Бик матур дөнья!

Нинди шәһәрләр җирдә күрмәдем,
Булмады минем кайда йөргәнем.
Уфа дисәләр, сине сагынам,
Уфа дисәләр, яна йөрәгем.

Карасаң миңа,
Елмайсаң миңа,
Син дә бик матур,
Уфа да матур,
Бик матур дөнья!

Другие названия этого текста
  • Зиннур Нурмөхәммәт - Уфа ни өчен матур (0)
  • Нафкат Нигматуллин - Уфа каласы ни өчен матур? (0)
  • Наби Даули - Уфа ни өчен матур (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-