Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Нафкат Нигматуллин - Хушлашулар авыр | Текст песни

Аһ, өзелә бит үзәкләр,
Казлар оча каңгылдап.
Җилләр кисә канатларын,
Оча каурый, зың — зыңлап.

Тезелешеп оча казлар,
Каурыйлары кавырсын.
Газиз җирне ташлап китү,
Калдыруы авыр шул.

Казлар оча диңгез кичеп,
Таладыр канатлары.
Чит җирләрдә кемнәр генә,
Бәгъерен канатмады.

Тезелешеп оча казлар,
Каурыйлары кавырсын.
Миңа илтәсе юлларны,
Кош юлыннан табырсың.

Киткән кошлар бер кайтырлар,
Ояларын табырлар.
Вакытлар кирегә акмый,
Сулар акса, агарлар.

Тезелешеп оча казлар,
Каурыйлары кавырсын.
Кавышулар мөмкин түгел,
Хушлашулар авыр шул

Другие названия этого текста
  • Резеда Кадырова - Хушлашулар (0)
  • Нафкат Нигматуллин - Хушлашулар авыр (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-