Анвар Нургалиев - Алтыным
(сл.: Г.Шакирова, муз.: Л.Вахитова)
Нинди матур сүзләр булса,
Син бит лаек барсына.
Ай-кояштай балкып һәрчак,
Чыгасың син каршыма.
Алтыным син, алтыным,
Сөюемнең ялкыны.
Җаным көеп сусаганда,
Син бит суның салкыны.
Мәхәббәт ул- газап булып,
Күңелләрдә йөрмәсен.
Бәхет нуры булып балкып,
Ялкын булып дөрләсен.
Сөю чәчкәм диям ,сиңа,
Күң(е)лемдәге кояшым.
Тормыш юлларын узганда,
Бул гомерлек юлдашым.
------------------------------------------------
группа Анвара Нургалиева
(http://vk.com/anvarnurgaliev)
Әнвәр Нургалиев еще тексты
Другие названия этого текста
- Әнвәр Нургалиев - Алтыным (NEW) (0)
- Анвэр Нургалиев - Алтыным (NEW) (0)
- Әнвәр Нургалиев - Алтыным (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1