Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Әнвәр Нургалиев - Гомерләр бер генә | Текст песни

Анвар Нургалиев - Гөмерләр бер генә.
(суз.Г.Рашитова, көе. Р.Юльякшин)

1.Гөмерләр бер генә,
Кадерен бел генә –
Вакытлар әрәмгә узмасын.
Гөрләтеп яшәп кал,
Изгелек эшләп кал –
Үкенергә генә язмасын.

Беребез дә җиргә килмәгән мәңгегә,
Барыбыз да – кунак бу дөньяда.
Кемгә күпме язган,
Кем соңлап, кем алдан –
Барысы да язмышың кулында.

2.Тормышның юллары
Урау hәм бормалы,
Сынавы аның бит мең төрле.
Ни генә булса да,
Күңелләр тулса да,
Дөньяда яшәве күңелле.

3.Тормышың мәгънәсен,
Яшәү кагыйдәсен
Бик соңлап кына аңлыйбыз.
Үзеңнән соң әгәр
Салсак якты эзләр,
Димәк, без юкка килмәгән.
------------------------------------------------
группа Анвара Нургалиева
(http://vk.com/anvarnurgaliev)


Другие названия этого текста
  • абвгӘнвәр Нургалиев - Гомерләр бер генә (0)
  • Азат Галиев - Гомерләр бер генә (0)
  • Әнвәр Нургалиев - Гомерләр бер генә (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-