1. Яши алмам синсез, сөюләрем - диңгез,
Давылдагы диңгез, дисеңме.
Мин узем дә, дустым, диңгездәге дулкын,
Давылдагы дулкын шикелле.
Кушымта:
Бары давылларда дулкын ята ярга,
Давылларда аңа авырдыр.
Авыр чакларым да, дулкын чакларымда
Барып егылырлык ярым бул.
2. Давыл уйный шашып, йолдызларга ашып
Давылларны тыяр көч кайда.
Давыл көчле дисәң, сина булган хисем
Давыллардан көчле шулай да.
3. Тормыш кайгыларын, авыр минутларын
Жиңәчәкмен әгәр син булсаң.
Югалырмын китеп, синнән өмет өзеп,
Ят ярларга барып егылсаң.
Әнвәр Нургалиев еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1