Әнвәр Нургалиев, Ләйсән Шәрипова - Бергә булыйк!
1. Сүз куештык, бергә булырга, дип.
Ник соң әле юксың янымда.
Яратамын, дигән сүзләремне
Көтәсеңдер хаман, хаман да.
Пр.: Ник соң безне язмыш кыерсытты?
Ник соң әле юксың янымда?
Бергә булырбыз, дип, өметемне
Өзмим әле хаман, хаман да.
2. Син, дип, гөлләр белән сөйләшәмен,
Берялгызым гына калганда.
Син дә мине, яратамын, дисе,
Оныталмыйм, дисе, хаман, хаман да.
3. Бергә чакта кошлар сайраштылар
Чәчәкләргә тулы яланда.
Оныталмыйм, бәгърем, оныталмыйм,
Яратамын хаман, хаман да.
Әнвәр Нургалиев, Ләйсән Шәрипова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3