Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Әнвәр Нургалиев - Мин чыгармын юлларга | Текст песни

Әнвәр Нургалиев - \"Мин чыгармын юлларга\"
(Р.Сөләйманов сүз., Алмаз Юнусов көе)

Арабызда җиде дингез,
Киртә, киртә таулар бар.
Сагына калсаң, кош теледәй,
Син миңарга хәбәр сал.

Диңгез, димәм, таулар димәм,
Мин чыгармын юлларга.
Койма яңгырларга каршы,
Каршы карлы буранга
Мин чыгармын юлларга.

Арабызда җиде ятлар,
Дуслар, дошманнары бар.
Хәсрәт төшсә башларына,
Син миңарга хәбәр сал.

Дошман, димәм, дуслар, димәм,
Мин чыгармын юлларга.
Койма яңгырларга каршы,
Каршы карлы буранга
Мин чыгармын юлларга.

Арабызда җиде еллар,
Бер өзелер гомер бар.
Сөя калсаң кош теледәй,
Син миңарга хәбәр сал.

Еллар, димәм, гомер, димәм,
Мин чыгармын юлларга.
Койма яңгырларга каршы,
Каршы карлы буранга
Мин чыгармын юлларга.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-