Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Әнвәр Нургалиев - Әти-әни | Текст песни

Әнвәр Нургалиев - Әти-әни
(З.Нагаева)

1. Гомер көянтәләрендә
Әти-әни - пар чиләк.
Тормыш алып барганнарга,
Балам диеп янганнарга
Икесе бергә кирәк.
К.: Мөлдерәмә чиләкләре, әле пар йөрәкләре.
Әни янында әти бар, әти янында әни.
Тигезлекләрен шуларның, тазалыкларын шуларның
Бирсен ходай җәлләми.
2. Кошлардай сайрашып үстек
Гомер көянтәгездә.
Чайпалмады пар чиләкләр
Берүк юлдан бер адымда
Атлауга икегез дә.
3. Яшәмәдегез дә бит сез
Әле үзегез өчен.
Инде яшәсәгез иде
Очырган кошларыгызның
Тоеп игътибар көчен.
4. Түгелмәсен пар чиләкләр,
Түгелгән тулы булмас.
Кайсыгыз булмаганда да ,
Икегез бар чакта кебек
Өебез җылы булмас.
------------------------------------------------
группа Анвара Нургалиева
(http://vk.com/anvarnurgaliev)

Другие названия этого текста
  • Әнвәр Нургалиев - Әти-әни (NEW) (1)
  • Әнвәр Нургалиев - Әти-әни (1)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-