Нариман Сабитов көе, Әнгам Атнабаев сүзләре
Язлар булса, ярсып сайрар өчен,
Сыерчыклар канат кагына;
Сыерчыклар канат кагынганда,
Мәхәббәтем, сине сагынам.
Язлар булса, хуш исләрен бөркеп,
Болын чәчкәләргә ябына;
Болын чәчкәлрргә ябынганда,
Кайтыр идем синен яныңа.
Язлар булса, очкын ялкынланып,
Йөрәкләрдә утлар кабына;
Йөрәкләрдә утлар, кабынса да,
Кайтып булмый яшьлек ягына.
Әнвәр Нургалиев еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1