Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Әнвәр Нургалиев - Ятим бала | Текст песни

Әнвәр Нургалиев - Ятим бала
(кое Ильдар Нагуманов)

Гаеплеме соң ул ят сабыйлар
Әтиләрсез ятим калганга.
Әйтмәгез сез, әниләрсез үскән
Ташландык син, диеп балага.

Язмышларга ничек риза булмый
Яшәмәскә була дөньяда.
Үз сабыем кебек якын итеп,
Чит-ят бала алдым куйныма.

Нигә икән җирдә кансыз җаннар
Ташлап китә газиз баласын?
Уйламыдыр, тормыш упкынында
Нарасыйлар ятим каласын.

Сусагандыр ул да әти дигән,
Әни дигән назлы сүзләргә.
Кала аңа бары, әниләре булган,
Балаларга кызыгып яшәргә.

Другие названия этого текста
  • Әнвәр Нургалиев - Ятим бала (NEW) (0)
  • Әнвәр Нургалиев - Ятим бала (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-