Әнвәр Нургалиев – Хатын кыз
(З.Нагаева сүз. hәм көе)
Кылдан нечкә генә хатын кыз күңеле.
Кыерсытты кемнәр – яшь коя түгелеп.
Бәлки, ялгызлыгы үзәген өтә,
Төннәрен йокысыз бәхетен көтә.
Кемнең яратканы башка яр белән,
Кимсетелгән язмыш яши зар белән.
Хәсрәтен арттырма, сагышын тарат,
Елатма син аны, елатма, ярат.
Кемнең яратканы күңелен киткәндер,
Уйламыйча авыр сүзләр әйткәндер.
Ялгышыңны таны, сагышын тарат,
Елатма син аны, елатма ярат.
Тик назга, сөюгэ лаеклы ярсыз,
Безне яратырга яратылгансыз.
Күз яшьләре кипсен, сагыш таралсын,
Нурлы йөзегездә тормыш яңарсын
Әнвәр Нургалиев(З.Нагаева сүз. hәм көе) еще тексты
Другие названия этого текста
- Әнвәр Нургалиев(З.Нагаева сүз. hәм көе) - Хатын - кыз (1)
- Әнвәр Нургалиев - Хатын кыз (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3