Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Неизвестен - Карлы милэш (караоке) | Текст песни

Яфракларын көздән койган,
Тәлгәшләре бөтен килеш.
Кышын миләш агачында
Утта яна кызыл җимеш.

Карлы миләш,карлы миләш,
Коелмаган тәлгәшләре.
Ачы җилләр,давылларга
Ничек кенә бирешмәдең?

Йолдыз-йолдыз карлар ява
Кызыл чуклы миләшләргә.
Охшаган бит язмышкаем-
Өзелмәгән тәлгәшләргә.

Карлы миләш,карлы миләш,
Коелмаган тәлгәшләре.
Китми калган кошчыкларга
Миләшеңне өләш әле.

Сөйлә,миләш, хәлләреңне,
Салкын кышлар кичерәсең.
Синең кебек үзем дә мин
Сагышлы моң эчендәле.

Карлы миләш,карлы миләш,
Үзе ачы, үзе татлы.
Калмадымы сөю уты
Бөртек кенә җимеш чаклы?..

Другие названия этого текста
  • Рәсим Низамов - Карлы миләш (1)
  • Рэсим Низамов - Карлы милэш (1)
  • ИСЛАМ - КАРЛЫ МИЛЭШ (0)
  • Әлфис Кәримов - Карлы миләш (0)
  • Расим Низамов - Карлы милэш (0)
  • Неизвестен - Карлы милэш (караоке) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-