1.Кошлар да бер шулай таралалар
Сау бул инде, туган оябыз.
Офыкларга карап очар өчен
Иңнәрдә без канат тоябыз
Куш.
Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары
Күңелләрдә гомерлеккә калыр
Шушы соңгы моңлы чыңлавы.
Кынгыраулы мәктәп еллары
Кынгыраулы мәктәп еллары
2.Зур юлларга безне чыгардың син
Күңелләргә бирдең омтылыш
Соңгы кыңгырау булсын беренчесе
Син каршыла безне зур тормыш.
Куш.
Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары
Онытылмас кая омтылсак та
Сагындырыр таныш чыңлавы
Кынгыраулы мәктәп еллары
Кынгыраулы мәктәп еллары
Неизвестен еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1