Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Неизвестен - Син көтәсең һаман улыңны | Текст песни

Олы юлга юлга чыгып басасың да
Каш өстенә куеп кулыңны.
Яшьле күзләреңне юлга текәп,
Син көтәсең һаман улыңны.

Һич кенә дә килми ышанасың,
Һаман кайтыр кебек тоела.
Күзләреңнән ихтыярсыз гел дә
Елга булып яшьләр коела.

Бала чагын аның хәтерлисең.
Үсмер чагы төшә исеңә.
“Әнкәем!” - дип өйгә кайтулары
Һәркөн саен керә төшеңә.

Инде кайтмас диеп уйлыйсың да
“Юк, юк!” - диеп кире кагасың.
Батыр солдатыңның рәсеменә
Кабат-кабат карап аласың.

Сагышлы син, кайгылы син, ана!
Тик шулай да
Улың белән һәрчак горурлан!
Бөтен совет халкы үрнәк ала
Синең кыю, батыр улыңнан.

Онытылмас якты хәтирәсе,
Һәрвакытта яшәр күңелдә.
Юк, юк, батыр якташыбыз исән,
Безнең арада ул бүген дә!

Олы юлга чыгып басасың да,
Каш өстенә куеп кулыңны.
Яшьле күзләреңне юлга текәп,
Син көтәсең һаман улыңны.


Неизвестен еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2