Әкрен-әкрен генә тибә йөрәк...
Моңсулана гөрләп яна алмагач,
Арып-талып хәлдән тайган ахры,
Хисләренә җавап таба алмагач...
Сөю-назга сусаган җаныма,
Тиңдәш йөрәк, аңлау-терәк кирәк!
Чыдамаслык әрну сагышларга...
Ничек түзсен телгәләнгән йөрәк... йөрәк...
Ул яраткан рухи хисләрең назын,
Җанын бүләк иткән, кызганмаган,
Соңгы тамчысына кадәр биргән,
Үзе дә, җылысы да калмаган...
Сөю-назга сусаган җаныма,
Тиңдәш йөрәк, аңлау-терәк кирәк!
Чыдамаслык әрну сагышларга...
Ничек түзсен телгәләнгән йөрәк... йөрәк...
Ялгызлыктан туйган ул яшь йөрәк,
Сөю утында кабат янармы?
Яфраланган йөрәк берәр кайчан
Үзенә тиң йөрәкне табармы?
Сөю-назга сусаган җаныма,
Тиңдәш йөрәк, аңлау-терәк кирәк!
Чыдамаслык әрну сагышларга...
Ничек түзсен телгәләнгән йөрәк... йөрәк...
Неизвестный исполнитель еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1