Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Неизвестный исполнитель - "Уйларымда мәктәп еллары" | Текст песни

Балачакның гүзәл бер мизгеле
Хәтеремдә минем бүген дә.
Кулга тотып чәчәк бәйләмнәре
Килгән көнем белем иленә.
Кушымта:
Кыңгыраулы мәктәп елларына
Алып кайта мине уйларым.
Укытучы апам дәшә сыман:
Улларым сез минем, кызларым.
Хуш килдең син, балам, әйдә, диеп,
Алып киттең тормыш юлыннан.
Авыр чакта ярдәм кулын суздың,
Сакладың син ялгыш адымнан.
Кушымта.
Өйрәттең син, ярат, балам, диеп,
Туган илне, әткәң-әнкәңне.
Гомерең буе халкың өчен тырыш,
Онытма син туган телеңне.
Кушымта.

Другие названия этого текста
  • Неизвестный исполнитель - "Уйларымда мәктәп еллары" (1)
  • ☾⋆ Уйларымда мэктэп еллары! - Эээх...мэктэп еллары...3 нчы класс искэ тешя!☾⋆ (0)
  • 9 - Уйларымда мэктэп еллары (0)
  • Уйларымда мэктэп еллары! - Эээх...мэктэп еллары...☾⋆ (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-