Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Нәзифә Кадырова - Чәчәкләр уяныр | Текст песни

Рим Хәсәнов көе Ренат Мөслимов сүзләре

Яз көннәренә олы ямь өстәп,
Аккошлар кайтты син киткән яктан.
Сәламнәреңне алар әйтмиләр
Миңа ерактан, миңа ерактан.

Сиңа дип атап чәчәкләр җыйдым,
Җыйган чәчәкләр шиңделәр инде.
Кайтыр әле, дип көткән өметләр
Сүнделәр инде, сүнделәр инде.

Шиңгән чәчәкләр кабат терелер
Кайту хәбәре синнән килгәч тә.
Сүнгән өметләр кабыныр яңадан
Сине күргәч тә, сине күргәч тә.

Нәзифә Кадырова еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-