Урмандарга керхәң, агас кисхэн
Кәкерехен кисмә, тозен кис.
Гел генә дә бергә булып булмый,
Утыраек әле бүген кис.
Урмандарга кереп, аптыраным
Яшь имәннең бөгелгәненә.
Үз-үземә дуслар, хайран калам
Сезнең өчен өзелгәнемә.
Урмандарга керхәң, хызгырып кер,
Шауламаган агас калмахын.
Сит җирләрдә йөрсәк, яхшы булыйк,
Хокланмаган кеше калмахын
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1