Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Нурзадә - Син булмасаң.. (ятим калыр җиһан..) | Текст песни

Син буламасаң, җырсыз калыр җиһан,
Чәчләреңне сагынып, җил елар.
Сине сагынудан, юксынудан
Сагыш сирпеп янар йолдызлар..

Син булмасаң, ятим калыр җиһан,
Күзләреңне сагнып, күк елар.
"Ул чагында син нишләрсең?" димә.
Син булмасаң, әллә мин булам?

Син булмасаң, бушап калыр җиһан,
Эзләреңне сагынып җир елар.
Сине табалмыйча, кире китәр
Кояш сузган назлы, саф нурлар..

Син булмасаң, ятим калыр җиһан,
Күзләреңне сагнып, күк елар.
"Ул чагында син нишләрсең?" димә.
Син булмасаң, әллә мин булам?

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-