Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Нурзадэ & Ильсаф - Язмыш безне аермасын | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Юллар, сукмаклар янәшә булса,
Күз карашларың гел дәшеп торса,
Табармын җаен, җил искән саен,
Серемне сиңа сөйләр ак каен.

Язмыш безне аермасын,
Канатларны каермасын.
Тормышта терәк, миңа син кирәк,
Син диеп кенә гел тибә йөрәк.

Юллар, сукмаклар югалмас кебек,
Бергә атласак, томанны ярып.
Саклавы авыр саф сөюләрне,
Җил-давылларга гел каршы барып.

Язмыш безне аермасын,
Канатларны каермасын.
Тормышта терәк, миңа син кирәк,
Син диеп кенә гел тибә йөрәк.

Юллар, сукмаклар янәшә генә,
Күз карашларың гел дәшә янә.
Безнең сөюне ятлар алмасын,
Юллар-сукмаклар өзелеп калмасын.

Язмыш безне аермасын,
Канатларны каермасын.
Тормышта терәк, миңа син кирәк,
Син диеп кенә гел тибә йөрәк.


Другие названия этого текста
  • ИлСаф һәм Нурзадә - Язмыш безне аермасын (0)
  • Нурзадэ & Ильсаф - Язмыш безне аермасын (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-