Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

нурия яруллина - кэлэшкэ жыр - ж гильманок кое - л аблеева суз | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Кәләш
Жаудат Гильманов көе Люция Аблеева сүзләре

1.Аккошлар оялып башларын иделәр
Син, кәләш, бездән дә ак икән, диделәр.
Кәләшне чибәрли ярату хисләре
Котлыйлар кәләшне туганнар, дуслары.

Я, әйтегез туй кызыннан
Матур-чибәр кайсыгыз?
Кәләшнең чәчәк бәйләмен
Эләктерер кайсы кыз?

2. Яныңда җан ярың - язмышым дигәнең
Ул да бит яшерми тик сине сөйгәнен.
Ягымлы йөзләрең сөюдән нурланган
Җаныңа-тәнеңә мәхәббәт уралган.

Я, әйтегез туй кызыннан
Матур-чибәр кайсыгыз?
Кәләшнең чәчәк бәйләмен
Эләктерер кайсы кыз?

3 Туй кызы –кәләшнең бәхетле мизгеле
Туй-кызы –кәләштә барысының күзләре.
Бар донья анарга тәбрикләп эндәшә
Туй-кызы –кәләштән хур кызы көнләшә.

Я, әйтегез туй кызыннан
Матур-чибәр кайсыгыз?
Кәләшнең чәчәк бәйләмен
Эләктерер кайсы кыз?


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-