Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Нурутдин Хусаинов - Өмет | Текст песни

Кайгы-сагыш басса син кайгырма,
Өметеңне өзмә син, яшә.
Чәчәкләргә күмелеп язлар килә,
Язлар безгә бәхет өләшә.

Кушымта:
Тәрәз каршында үскән шомыртым
Шау чәчәккә батты быел да,
Ак бәхеткә күмелеп яшәрбез дип
Син утырттың аны туеңда.

Ялгыз акош озак яши алмый,
Хәсрәт кисә аның гомерен,
Аккошлардай язмыш миңа язган,
Алда тагын нидәр күрермен.

Ялгыз каеннардан сагыш бөрки,
Ялгыз калган тальян моңлана,
Ялгыз гашыйк күңелен кем юатыр,
Ялгызлыктан кавышу бар дәва.

Другие названия этого текста
  • Сафин Габдельфат - Омет (1)
  • Нурутдин Хусаинов - Өмет (1)
  • Нафкэт Нигматуллин - Син утырткан иден аны туенда (0)
  • Нурутдин Хусаинов - Эмет (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-