Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Нурутдин Хусаинов - Сагынам энием | Текст песни

Яшел чирәм өсләрендә ап-ак томаннар ята.
Иртәнге чыкны уятып, әкрен генә таң ата.
Кошлар уята баласын, сайрашырга пар булып.
Әнкәй, бәгърем, сагынам сине, бер күрергә зар булып.

Күбәләкләр гөлдән гөлгә кунып оча башлый.
Минем генә йөрәккәем өзгәләнә ямь тапмый.
Кошлар уята баласын, сайрашырга пар булып.
Әнкәй, бәгърем, сагынам сине, бер күрергә зар булып.

Үз-үземне юатам мин шундый моңсу чакларда,
Илтер, диеп, юллар мине син яшәгән якларга.
Кошлар уята баласын, сайрашырга пар булып.
Әнкәй, бәгърем, сагынам сине, бер күрергә зар булып.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-