Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Нәфкать Нигъмәтуллин - Аерылып булмый язмыштан | Текст песни

Рәис Ханнанов көе һәм сүзләре

Ничә тапкыр инде талпынсам да,
Канатланып куя аккошлар.
Әллә нигә очып китеп булмый,
Аерылып булмый язмыштан.

Болытларга әле җиткәнем юк,
Йолдызларны күрәм тик җирдә.
Әллә нигә очып китеп булмый,
Аерылып булмый язмыштан.

Хыялымда очам кош шикелле,
Гомерләрем әле узмаган.
Мин теләгән бәхет-шатлыкларым,
Әллә инде миңа язмаган.

Болытларга әле җиткәнем юк,
Йолдызларны күрәм тик җирдә.
Әллә нигә очып китеп булмый,
Күтәрелеп булмый язмыштан.

Тәрәзә ачып тагам йолдызларга,
Бересе биек, бересе югары.
Югарыга карап ялбарсам да,
Язмышлардан узмыш юк бары.

Болытларга әле җиткәнем юк,
Йолдызларны күрәм тик җирдә.
Әллә нигә очып китеп булмый,
Күтәрелеп булмый язмыштан.

Нәфкать Нигъмәтуллин еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-