Өзгәләнә җаным
Өзгәләнә җаным,
Өзгәләнә тагын.
Телгәләнә йөрәк, теленә.
Өзелергә торган
Сары яфрак сыман
Кереп барам гомер көзенә.
Көзге яфрак сыман
Сагыш белән тулган
Язмышларга ничек түзәсе?!.
Берсен-берсе өзелеп,
Өзелеп сөйгәннәрнең
Бәхетләре булмый, күрәсең.
Өзгәләнә җаным,
Өзгәләнә тагын.
Нәрсә җитми икән бу җанга?!.
Әллә сине өзелеп,
Өзелеп яратканга,
Әллә гомер синсез узганга.
Другие названия этого текста
- Нафкат Нигматуллин - Өзгәләнә җаным (1)
- Ризван Хакимов - Өзгәләнә җаным (0)
- Нәфкәт Ниґмәтуллин - Өзгәләнә яным (0)
- Нәфкәт Нигматуллин - Өзгәләнә җаным (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1