Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Овация - Туктатыгыз сугышларны (минус) | Текст песни

Туктатыгыз сугышларны!
Гөл Мирһади сүзләре Э.Хаматнурова көе

1.Солдатларның аналары,
Солдатларның аталары,-
Үстермәдек сугыш өчен балаларны.
Ут эченә керәм,диеп.
Мин үтерәм,кырам,диеп,
Язмышларын әллә алар сайлаганмы?

Кушымта:

Туктатыгыз атышларны,
Аналарның сагышларын,
Ишетегез җир шарының
Аһ- зарларын!
Күр син дөнья афәтләрен,
Кешеләрнең нәфрәтләрен,
Төзәтелмәс,кан саркыган
Яраларын!

2.Автоматлар кулларында,
Сугыш кына уйларында.
Дошман булыр туганына
Икеләнми.
Кабызып ут- нәфрәт кенә,
Яп-яшь кенә егетләрне
Керетеп сугыш дәһшәтенә
Ил көчләнми!
Кушымта:

3.Күзләремне йокы алмый,
Таңнарымда керфек какмый
Көтеп алам газапланып
Көннәремне.
Кайда үлем,кайда сугыш,
Өзелгән җыр,зарлы язмыш,-
Очсыз уйлар,ачы сагыш
Иңнәремдә.
Кушымта:

4.Кемгә кирәк? Кемгә файда?
Ил язмышын кемнәр сайлап
Ача җирдә сугыш уты
Бертуктамый!?
Өзеп җавапсыз уйларын,
Саклап бердәнбер улкаен.
Ана таңда дога укый
Керфек какмый…

Кушымта:

Овация еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3