Мәхәббәтем идең син минем
Людмила Аланлы сүзләре, Оксана Дмитриева көе
Күңел тулы чиксез бәхет иде,
Татлы өмет, бетмәс хыяллар.
Акланмады, чынга ашмадылар –
Калды бары күксел томаннар…
Киттең, бәгырем… Кычкырасым килде:
Туктачы, дип, зинһар, сабыр ит,
Калдырма син сагыш кочагында,
Ялгыз калу бигрәк авыр бит!..
Кушымта:
Бер ялгышлык мең ялгышлык кебек
Үзгәртте дә куйды язмышны.
Юлларыбыз безнең аерылды –
Һич төзәтеп булмый ялгышны.
Чуалдылар уйлар, теләкләрем,
Яраланды шулчак күңелем.
Йөрәк түрләреннән өзелеп төшкән
Мәхәббәтем идең син минем…
Кушымта:
Бер ялгышлык мең ялгышлык кебек
Үзгәртте дә куйды язмышны.
Юлларыбыз безнең аерылды –
Һич төзәтеп булмый ялгышны.
Оксана Дмитриева еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2