Кайларда?
Оксана Ильюп сүзләре
Альберт Исмаил көе
1.Кайларда, җаныем, кайларда
Йөредең гомерем буена?
Нигә сине мин күрмәгәнмен?
Син барлыгыңны белмәгәнмен?
Куш-та:
Кайларда, кайларда, кайларда?
Йолдызларда мәллә, айларда?
Кала язгансың бит ятларга.
Сала язгансың бит утларга.
2.Мин ерак илләрдә йөргәнмен,
Син барлыгыңны белмәгәнмен.
Хәзер генә шуны аңладым.
Төн йокыларымны урладың
3.Кайларда, бәгырем, кайларда?
Яңгырдамы, я бураннарда?
Чыгырмын мин озын юлларга
Синең белән бергә атларга.
Оксана Ильюп, Альберт Исмаил еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1