Бәхетле бул.
О.Ильюп көе һәм сүз.
1. Кемгәдер ышанып серең ачтың
Ялгызлыктанмы син шулай качтың.
Кемдер хәтереңдә мәңге калды - яра салды.
Кемдер бер тиенгә сине сатты,
Өметләреңне ул таптап качты.
Кемдер "гел булам" дип сүз бирде дә, юк биредә.
Кушымта:
Бу дөньяда алдаулар бик күп шул.
Чыккан сүзләрнең яртысы чүп шул.
Тормыш үзе дә бер зур ялган шул,
Бүтәне юк шул.
2. Язмыш сине тагын да сынды —
Ялган сүзләргә кабат ышандың.
Өмет өзми син дөреслек көттең, яшьләр түктең.
Сүзләр, әйтерсең, иртәнге томан —
Юкка чыга җил татаркан сыман.
Шушы җилдер күзләрне чылата. Җил уйлата...
Кушымта:
Бу дөньяда алдаулар бик күп шул.
Чыккан сүзләрнең яртысы чүп шул.
Тормыш үзе дә бер зур ялган шул,
Бүтәне юк шул.
3. Шашып йөрәкнең сөясе килде.
Күңел капкасын ачасы иде.
"Булса ни булыр", - дип күзең йомдың, күккә очтың.
Йөрәгеңә кабат өмет тулсын,
Ышанычлы дуслар юлдаш булсын.
Янсын күзләреңдә янгын, уттай,
Яле, елмай!
Кушымта:
Күңел капкаларың булса биксез,
Очарсың күкләргә шомсыз, чиксез.
Сөя белгәндә тормыш матур ул
Бәхетле бул!
Оксана Ильюп еще тексты
Видео
-
Оксана Ильюп - Гашыйк булдым ахры..
Up next. Конче кубэлэк (Оксана Ильюп кое хэмм суз.) - Duration: 2:00. by Оксана ... Оксана Ильюп - Бэхетле бул (О.Ильюп көе һәм ...
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1