Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Оксана Ильюп - Чәчәкләр гаеплеме? | Текст песни

Оксана Ильюп суз.һэм көе



1. Үлеп сиңа гашыйк идем (Am)

Ә син мине сөймәдең. (F)

Таҗ яфрагын өзеп юрыйм (Dm)

Диеп чәчәкләр эзләдем. (E)



К-та:

Шул чәчәкләр гаеплеме (Am)

Син мине яратмагач? (Dm)

Нигә өздем чәчкәләрне (G)

Син янымда булмагач? (F E)



2. “Яратам”, - дип бүләк иттең

Сары чәчәкләр, иркәм.

Ә күңелдә ак бураннар,

Соңга калгансың икән.



К-та:

Шул чәчәкләр гаеплеме

Мин сине яратмагач?

Нигә өздең чәчкәләрне

Мин синеке булмагач?



3. Койды таҗларын заяга

Өзелгән сары гөлләр.

Сөйгәннәргә соңармагыз,

Бик тиз җитерләр көзләр.

К-та:

Шул чәчәкләр гаеплеме

Син мине яратмагач?

Нигә өздем чәчкәләрне

Син янымда булмагач?

Шул чәчәкләр гаеплеме

Мин сине яратмагач?

Нигә өздең чәчкәләрне

Мин синеке булмагач?

Другие названия этого текста
  • Оксана Ильюп - Чәчәкләр гаеплеме? (0)
  • Оксана Ильюп - Чэчэклэр гаеплеме? (О.Ильюп көе һәм сүз.) (0)
  • Оксана Ильюп - Чэчкэлэр гаеплеме (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-