Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Оксана Ильюп - Чэчэклэр гаеплеме? (О.Ильюп көе һәм сүз.) | Текст песни

Оксана Ильюп суз.һэм көе



1. Үлеп сиңа гашыйк идем (Am)

Ә син мине сөймәдең. (F)

Таҗ яфрагын өзеп юрыйм (Dm)

Диеп чәчәкләр эзләдем. (E)



К-та:

Шул чәчәкләр гаеплеме (Am)

Син мине яратмагач? (Dm)

Нигә өздем чәчкәләрне (G)

Син янымда булмагач? (F E)



2. “Яратам”, - дип бүләк иттең

Сары чәчәкләр, иркәм.

Ә күңелдә ак бураннар,

Соңга калгансың икән.



К-та:

Шул чәчәкләр гаеплеме

Мин сине яратмагач?

Нигә өздең чәчкәләрне

Мин синеке булмагач?



3. Койды таҗларын заяга

Өзелгән сары гөлләр.

Сөйгәннәргә соңармагыз,

Бик тиз җитерләр көзләр.

К-та:

Шул чәчәкләр гаеплеме

Син мине яратмагач?

Нигә өздем чәчкәләрне

Син янымда булмагач?

Шул чәчәкләр гаеплеме

Мин сине яратмагач?

Нигә өздең чәчкәләрне

Мин синеке булмагач?

Оксана Ильюп еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-