Юкә чәчкә аткач...
Оксана Ильюп сүзләре
Артур Давлетшин көе
“Юкә чәчкә аткач кайтам”, - диеп
Вәгъдә биреп киттең чит якка.
Сагышымнан янып,
Көнне төнгә манып
Елый идем үксеп кайчакта.
Куш-та:
Юкә атып, чәчкәләрен койды.
Тик син генә никтер кайтмадың.
Вәгъдәләрең ялган.
Ә мин әле һаман
Көтәм юкә чәчкә атканын.
Җырларымда тик син генә булдың.
Төнге төшләремне югалттым.
“Кайтыр бозлар аккач,
Юкә чәчкә аткач...”
Үз-үземне шулай юаттым...
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1