Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Оратория "Иске Казан"," Болгар Жиле" - Тэубэ | Текст песни

ТӘҮБӘ
Чиста күңел, изге гамәл, ачык фикер -
Табигатьтән аермадың, Аллам шөкер.
Мәхәббәттән калдырмадың татар халкын,
Горур иттең, матур иттең яшен-картын.

Болгавыр чак болгатса да ачы җилләр,
Капласа да татар илен яңгыр-болыт,
Тайгакларда югалтмадың кыйбла юлын,
Тайгакларда таянычың - сабыр холык.

Сагышлардан сагышларга салды язмыш,
Юк түгелдер үкенерлек ялгышлыклар.
Чишмә суын кой суыннан аерабыз -
Тәүбә диик, тәүбә итсәк, Тәңре саклар.

Нинди серләр саклыйсың син, туган җирем?
Күргәнсеңдер манарадан Болгар илен.
Сизмәдем дә кай арада истең соң син,
Тарап үттең тамырлардан, Вакыт җиле?

СӨЛӘЙМАН

Оратория "Иске Казан"," Болгар Жиле" еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-