Су каршындагы миләшләр
Аңлагандай теләкне
Чакыралар бушатырга
Сагыш тулы йөрәкне...
Припев 2 раза:
Миләшләрем, миләшләрем-
Сез минем сөрдәшләрем...
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем...
Авыр булган минутларда
Киләм сорап киңәшләр...
Әйтегезче сагышларны
Ничек басыйм, миләшләр...
Припев 2 раза
Миләшләрем тирбәләнеп
Әкрен искән җилләрдә...
Сагышларым бетәр бәүрем
Кайтсам туган җирләргә...
Припев 2 раза
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләре...
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2