Пушкин язган "люблю" диеп, Тукай язган "яратам"
Нинди телдә язсалар да, шул ук мәхәббәт язган.
Мин дә язам яратам дип, сөям сине,юксынам.
Аерма безне, Аллам, дип, көн дә Аңа ялварам.
Көтәм сине һәр көн: иртә белән, кич белән,
Елыйм мин синең белән, һәм синең белән көләм.
Айлы кичтә күккә карап йолдызларга ялынам:
Ташламагыз безне диеп, мин бит аны сагынам!
Сагынам гына да түгел, үлеп-үлеп яратам!
Полина Лутфуллина еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1