Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Рүзәл Мөхәммәтшин - Татар идек... | Текст песни

Татар идек, әле кайчан гына,
Богауларны өзеп атарлык...
Инде кесәләрең капша да, әйт –
Татарлыгың кая, татарым?

Кайсы якка күчте кыйблаң синең...
Кай дәфтәрдә дала әсәре?
Болыт артындагы саргайган тап
Кояшыңмы, башка нәрсәме?

Горурлыгың кая, кая даның –
Нәрсә кими бездә көннән-көн?
“Я – татарин!” – дигән ишеләрдән
Кимсенмисеңме син, милләтем?..

Кол Шәрифтән тирә-юньгә багып,
Көчкә-көчкә сулап таш ара,
Ямансулый, әле кайчан гына
Татарныкы булган башкала...

Татар идек... “Без бит татар!” – дидек...
Бөек татар, дидек, билгеле...
Инде кесәләрең капша да, әйт –
Кояш батып килә түгелме?

Нишләдек һәм нәрсә булды безгә? –
Барыбыз да мескен, сынганнар...
...Юк, без күптән татар түгел инде,
Без нибары... татарсыманнар...

Другие названия этого текста
  • Рүзәл Мөхәммәтшин - Татар идек... (0)
  • @w Рүзәл Мөхәммәтшин - Татар идек... (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-