Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Рәмил Туйсин - Тыуған яғым-гөлдәр илеСәлимә Шәмсина көе Гөлшат Зәйнашева сүзләре | Текст песни

Туган ягым — гөлләр иле,
Гөлләр, сөмбелләр иле.
Гөлгә кунып сайрап кына
Үскән былбыллар иле.

Гөлдән гөлгә серем сөйләп,
Болыннарны буйладым.
Туган якның гүзәллеген
Мәңге күреп туймамын.

Туган ягым — гөлләр иле,
Гөлгә тиң таллар иле.
Ефәк кебек сызылып кына
Аткан ал таңнар иле.

Гөлдән гөлгә серем сөйләп,
Болыннарны буйладым.
Туган якның гүзәллеген
Мәңге күреп туймамын.

Туган ягым — гөлләр иле,
Борынгы Болгар иле.
Бүген көрәштә, хезмәттә
Җиңгән батырлар иле.

Гөлдән гөлгә серем сөйләп,
Болыннарны буйладым.
Туган якның гүзәллеген
Мәңге күреп туймамын.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-