Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Рәсим Фасыхов - Сиңа илтәр юллар | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Ерак юлга чыктым төнгә каршы,
Юлдаш миңа ялгыз тулган ай.
Яннарыңнан синең китеп барам,
Шуңа күңелем нечкә кыллардай.

Сиңа илтәр юлда бары кояш,
Сиңа илтәр юлда йолдызлар,
Сиңа илтәр юлда бары шатлык,
Синнән китәр юлда сагышлар.

Яннарыңнан синең китеп барам,
Алда көткән кебек чиксез төн.
Синсез көннәр гүя елларга тиң,
Нигә кыска икән синле төн?

Буйсынсак та язган язмышларга,
Өметләрсез җирдә яши кем?
Сүнәрлек тә, сүрелерлек түгел
Күрешербез дигән өметем.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-