Гүзәл яшьлекнең олы бәйрәме,
Истә калырлар кавышу көннәре.
Саф сөю белән үрелеп үссен
Сез утырткан тормыш гөлләре.
КУШ:
МАтур теләкләр телибез сезгә
Бәхетле тормыш гөмер-гөмергә.
Юлга чыгасыз изге сәгатьтә
Яшик гөрләшеп гел бергә- бергә.
2. Тормыш итүләре авыр булса да
Җиңелләшә ул мәхәббәт барда.
Сөеп- сөелеп, назга төренеп,
Бер җыр булып яшик дөньяда.
КУШ:
МАтур теләкләр телибез сезгә
Бәхетле тормыш гөмер-гөмергә.
Юлга чыгасыз изге сәгатьтә
Яшик гөрләшеп гел бергә- бергә.
3. Корычтай булсын биргән вәгъдәләр
Кояштай озын булсын гөмерләр.
Саф сөю белән типсен йөрәкләр,
Без дуслардан иң саф теләкләр.
КУШ:
МАтур теләкләр телибез сезгә
Бәхетле тормыш гөмер-гөмергә.
Юлга чыгасыз изге сәгатьтә
Яшик гөрләшеп гел бергә- бергә.
РӨСТӘМ СӘРВӘРОВ-ЧӘЧКӘ(дуэт) еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1