Язгы ташкын ярларына кайткан,
Сары сагыш кергән урманга.
Күңелләрдә, ташкын йөрәктә дә
Син булганда, сөю булганда.
Аерылышкан язмышларны узып,
Очраштык без тормыш юлында.
Ләкин бер-беребезгә бирер балдак
Хәзер башкаларның кулында.
Соңга калып кайткан бер асыл кош
Бүген таңда өзелеп сайрады.
Бу дөньяның моңга тулган чагы,
Күңелемдә- сөю бәйрәме.
Сиңа киләм язмыш юлыбыздан,
Үтәлмаслык киртә торса да.
Бу мәхәббәт үзе бәхет икән,
Үкенечтән генә торса да.
Рәсул Салихов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1